Логотип
Хәбәрләр

Татар режиссеры Новосибирск театрында “Зөләйха күзләрен ача” романын куячак

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Үзбәкстанда туып үскән, татар тамырлы режиссер Тәлгать Баталов  “Зөләйха күзләрен ача” романы Новосибирскиның “Старый дом” дәүләт драма театрынд...

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Үзбәкстанда туып үскән, татар тамырлы режиссер Тәлгать Баталов  “Зөләйха күзләрен ача” романы Новосибирскиның “Старый дом” дәүләт драма театрында куячак. Премьера 2018 елның 14 июненә планлаштырылган. Бу хакта Гүзәл Яхина үзенең Уфа сәфәре вакытында “Россия” медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә журналистларга хәбәр итте.

“Зөләйха күзләрен ача” романын сәхнәләштерергә беренче тапкыр Уфа режиссеры Искәндәр Сакаев омтылып караган иде. Аның эскизы Чехов исемендәге Мәскәү театры сәхнәсендә лаборатория кысаларында күрсәтелде, әмма эш эскиздан узмады. Театр дөньясындагы икенче очрашу Айрат Әбүшахманов белән бәйле. Премьера Уфада булды. Өченче спектакль Новосибирскида көтелә”, - диде ул. Спектакльне Үзбәкстанда туып үскән, татар тамырлы режиссер Тәлгать Баталов куя. Ул берничә тапкыр “Алтын битлек” театр премиясе номинанты, Мәскәүдә яши.

Театрның рәсми сайтындагы мәгълүмат буенча, спектакльнең эскизы 2017 елның мартында “Актуаль театр” лабораториясе кысаларында булган. Эскиз турында фикер алышканнан соң эшне дәвам итергә карар кылынган. Тиздән репетицияләр башланачак.

Гүзәл Яхина автор буларак, сәхнәләштерү эшен күзәтү астында тотмау яклы. Әйтик, ул Айрат Әбушахманов белән беренче тапкыр очрашкач та, әсәрен сәхнәләштерергә рөхсәт биргән, әмма үзе инсценировка язудан баш тарткан. Шунлыктан инсценировканы күренекле драматург Ярослава Пулинович язган, ә башкорт теленә тәрҗемә авторы - танылган актер Хөрмәтулла Үтәшев.

“Мин автор режиссерга ышанырга тиеш, дип саныйм. Спектакль куелу процессына авторның катнашуы кирәкми. Режиссер иреклерәк булган саен эше уңышлырак була”, - диде Гүзәл Яхина.

Искәртеп үтәбез, “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, рус телендә иҗат итүче Казан язучысы Гүзәл Яхина үз әсәре буенча башкорт телендә куелган спектакльне күрергә һәм укучылары белән очрашырга бер көнлек сәфәргә Уфага килде.

Язучының Уфа сәфәре “Россия” медиаүзәгендә оештырылган матбугат конференциясеннән башланды. Чарада “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен сәхнәләштергән Айрат Әбүшахманов та катнашты. Әлеге матбугат конференциясенең бер өлеше онлайн-режимда барды. Конференциясендә “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк