Татар страусы фермасы бар, ә сервисы* юк!
Биектау районының Ямаширмә авылында урнашкан Г.Котдусовның «Татар страусы» дигән фермер хуҗалыгы турында ишеткәнегез бардыр.Бу хуҗалыкның уңышлары районда гына түгел, бөтен Татарстанга билгеле. Казанн...
Биектау районының Ямаширмә авылында урнашкан Г.Котдусовның «Татар страусы» дигән фермер хуҗалыгы турында ишеткәнегез бардыр.Бу хуҗалыкның уңышлары районда гына түгел, бөтен Татарстанга билгеле. Казаннан 40 чакрымда урнашкан «авыл зоопаркында» йөзләгән төр җәнлек һәм кош бар. Ферманың йөзек кашы – ул, әлбәттә, страуслар. Дөресрәге, тәва кошлары. Дөя, сыер, сарык, ишәк, әтәч, аккош дисеңме – санап-әйтеп бетерерлек түгел, бар да бар монда. Һичшиксез, уникаль урын!!! Афәрин, Котдусов әфәнде!
Әмма сервис дигән әйбернең исеме дә, җисеме дә юк. Ферма җиренә кергәч, озак кына кая барасын аңламыйча йөрдек, аннары бер өй табып, ишегенә шакыдык. «Сипарат аера ием, эшем бик күп», – дия-дия бер апай чыкты. Ике кешегә 400 сум алды (касса чегы яки башка акча түләүне даллиләүче кәгазь сорап торуның мәгънәсе юк), аппараты янына ашыкты. Шуның белән шул. Экскурсия турында сүз дә юк. Туризм өлкәсен башкалар күтәрергә тиеш, ахры…. Шулай җәнлекләрнең таныганын танып, берничә сәгать йөрдек тә кайтып киттек. Көне бик җилле иде…
Фото һәм язма авторы: З.З.Хуснутдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Комментарий юк