Татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертиза узып федераль исемлеккә кертелгән
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертизалар узып федераль исемлеккә кертелгән. 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән....
(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертизалар узып федераль исемлеккә кертелгән. 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән. Ягъни, укыту процессын оештыру өчен әсбаплар бар. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
“2017нче елның октябре вакыйгаларыннан соң татар теле дәреслекләренә, уку әсбапларына, укыту методикаларына янәдән бер анализ ясалды. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертизалар узып федераль исемлеккә кертелгән. 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән. Ягъни, укыту процессын оештыру өчен әсбаплар бар. Укыту программалын камилләштерү һәм гамәлдә булган татар теле дәреслекләрен куллануны бүгенге көн шартларына туры китерү максатыннан Мәгарифне үстерү институты дәреслек авторлары белән берлектә методик ярдәмлекләр булдыралар”, - диде ул.
Рафис Борһанов хәбәр итүенчә, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә татар телен ана теле буларак һәм татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен дәүләт теле буларак укытуны камилләштерү максатыннан төп гомуми белем программаларының үрнәк варианты эшләнә. Программаларда татар телен өйрәнүне чит тел өйрәнү һәм милли методикаларга нигезләнү күздә тотыла.
“Алдагы елларда заман таләпләренә туры китереп татар теленнән яңа төр дәреслекләр булдыру буенча эш башланган инде. 1-2 сыйныфлар өчен дәреслекләргә апробация үткәрелгән. 2018-2019 уку елында 3-4нче сыйныф дәреслекләрен сынап карыйбыз. Дәреслек язу күп хезмәт, вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итә. Шул сәбәпле, менә бүгеннән яңа дәреслекләр була, дип әйтү мөмкин түгел”, - дип билгеләп узды министр.
Аның фикеренчә, укытучыларны әзерләү, яңа алымнарга өйрәтү дә - заман таләбе. “Укытучыларның белемен күтәрү курсларында яңа технологияләрне үзләштерү, шул исәптән коммуникатив технологияләрне дәресләрдә куллану, укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максат итеп куела”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк