Татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1нче сентябрьгә төгәллибез - мәгариф министры
Татарстанда татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1нче сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһа...
Татарстанда татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1нче сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы дәресләр саны тулмаган татар теле укытучыларын бюджет нигезендә яңадан әзерләүне оештырган. Рус теле, тарих, география һәм башка предметларны укытырга планлаштырган татар теле укытучылары өчен курслар 2017 елның ноябрендә ачылган иде.
Татарстан мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар. Педагогларны яңадан укыту биш белгечлек буенча алып барыла.
"1нче сентябрьгә яңадан әзерләүне тәмамларбыз дип уйлыйм, чөнки яңа уку елы башлана, сәгатьләр санын билгеләргә тиешбез", - диде министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк