Татар телендәге «Байгал» фильмының премьерасы апрельгә билгеләнгән
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Татарстан режиссеры һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров бер елдан артык төшергән «Байгал» нәфис фильмының кайчан күрсәтеләч...
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Татарстан режиссеры һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров бер елдан артык төшергән «Байгал» нәфис фильмының кайчан күрсәтеләчәген әйтте. 11 апрель көнне Казанның 270 урынлы «Парк Хаус» сәүдә үзәге кино залында фильм беренче тапкыр тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр игътибарына тәкъдим ителәчәк.
Россиянең танылган актеры Владимир Вдовиченков катнашындагы картинаны төшерү эшләре март бәйрәмнәрендә төгәлләнде, диде режиссер. Аңа төс һәм тавыш коррекциясе үткәрелгән, фильм Мәскәүдә яңадан яздырылган.
Детектив элементлары кергән тулы метражлы «Байгал» мелодрамасын төшерү эшләре 2016 елда башланды.
Картинаны прокатка чыгарыр алдыннан, Илдар Ягъфәров аны Россия һәм чит ил кинотеатрларында күрсәтергә ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк