Татар теленең барлык кагыйдәләре тупланган сайт ачылачак
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
26 октябрьдә татар теленең барлык кагыйдәләре бер урында тупланган махсус сайт ачылачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә билгеле булды. «Без видеолар, сайтлар ясау белән шөгыльләнәбез. Инде...
26 октябрьдә татар теленең барлык кагыйдәләре бер урында тупланган махсус сайт ачылачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә билгеле булды.
«Без видеолар, сайтлар ясау белән шөгыльләнәбез. Инде берничә ел телгә, татар фәненә караган берничә проект булдыру юнәлешендә дә эшләдек, – диде «Теория» студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов. – Минем үземә дә, текст язганда аңлашылмаучанлыклар, «Бу хатамы-юкмы?» дигән икеләнүләр килеп чыкса, еш кына укытучыларга, филологларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Тиз һәм җайлы гына кагыйдәләрне карап ала торган ниндидер бер ресурс кирәк иде. Анда орфография һәм пунктуация кагыйдәләре тупланган булырга тиеш. Кызганычка, андый ресурс юк. 1964-65 елларда кабул ителгән документ бар, әмма ул искергән һәм кулланып булмый. Хәзерге вакытта төрле авторларның орфография һәм пунктуация кагыйдәләре буенча язган хезмәтләре таралып ята, бер урында тупланмаган. Менә шуңа күрә без аны җыярга булдык. Университет галимәсе Эльвира Динмөхәммәтова ярдәмендә әлеге кагыйдәләрне тупладык. Аларның барысы да Дөрес.татар сайтында булачак», – диде Илдар Әюпов.
«Барлык кагыйдәләр тупланган әлеге сайтның эзләү системасы да бик җайлы. Әйтик, эзләү юлында «сызык» дип язасыз икән, сызык куела торган очракның барлык кагыйдәләре килеп чыга.
Бүген сайтның пунктуация өлеше әзер, орфография өлешен баету белән мәшгульбез», – диде «Теория» студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.
Дөньякүләм «Татарча диктант» чарасы 27 октябрь көнне була. Башлана 13.00 сәгатьтә.
Фото: Илнар Тухбатов
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк