Татар теленнән халыкара олимпиадада җиңүче японлылар Токиода очрашып сөйләшкән
(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадаларда катнашкан японлылар Юто Хишияма, Мидзуки Накамура, Чихиро Тагучи Япониянең Токио шәһәрендә очра...
(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадаларда катнашкан японлылар Юто Хишияма, Мидзуки Накамура, Чихиро Тагучи Япониянең Токио шәһәрендә очрашкан. Бу хакта Юто Хишияма социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
- 2018 елда Казанда татар теленнән VI халыкара олимпиада 22-25 апрель көннәрендә үтте. Юто Хишияма – 2012 елда халыкара олимпиадада катнашкан беренче япон вәкиле.
“Чихироны 1нче урын алуы белән котлау өчен, Токиодагы кафеларның берсендә очраштык. Татар теле буенча олимпиада истәлекләрен уртаклаштык. Тел мәсьәләсе турында сөйләштек. Мин үзем японнардан олимпиадада беренче булып катнаштым. Аннары киләсе елга Мидзукины чакырдым”, - ди Юто “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Мидзуки Накамура 2017 елгы олимпиадада Гран-при яулады. “Үзем япон булсам да, йөрәгем – татар, чөнки әбием - татар милләтеннән. Татар теле – матур тел, мәдәният теле. Бу матур телне безнең балаларыбыз өчен, бөек татар халкының киләчәге өчен саклыйк. Бу матур телне онытмагыз. Бергәләп күбрәк өйрәник”, - дип сөйләгән иде ул былтыр агентлыкка биргән интервьюсында.
Мидзуки Накамура тәкъдиме буенча, быел олимпиадага Япониянең Канагава шәһәреннән Чихиро Тагучи килгән иде. Ул олимпиадада беренче урынга лаек булган.
- Татар теленнән VI халыкара Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Быел татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сынады. Татарстаннан - 216, Россиянең 26 төбәгеннән - 92, 13 чит илдән - 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән - 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнашкан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк