Татар яшьләре милли проектларга акча җәлеп итү ысулларын өйрәнәчәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). 10 февральдә “Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары” темасына багышланган чираттагы “Акыл фабрикасы” мәктәбе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы...
(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). 10 февральдә “Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары” темасына багышланган чираттагы “Акыл фабрикасы” мәктәбе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан хәбәр итәләр.
Чара лаборатория форматында үтәчәк. Теория өлешеннән соң, гамәли биремнәр биреләчәк. Спикерлар үз чыгышларында этник-мәдәни проектларны булдыру алгоритмнары турында гына түгел, аларга акча җәлеп итү юллары, гамәлгә куярга ярдәм иткән төрле конкурслар, республикакүләм һәм федераль грантлар, башка ресурслар турында сөйлиячәк.
Программада түбәндәгеләр каралган:
10:00-10:30 ”Милли проект нәрсә ул?”. Максатлар һәм ачык фикер алышу;
10:30-11:15 "Милли проектларга федераль грантлар, бәйгеләр һәм республика ярдәме". Руфия Мөхәммәдеева, Татарстан яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары;
11:15-13:15 Лаборатория. Грантка гариза тутыру;
13:15-14:00 Тәнәфес. Төшке аш;
14:00-16:00 “Татарча фандрайзинг яки милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?” Илшат Сәетов, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты;
16:00-16: 45 “Фонд оештыру тәҗрибәсе. Хәйрия”;
16:45-17:00 Нәтиҗәләр, грантларга кураторлар билгеләү.
Уздыру урыны: “Штаб”креатив индустрияләр резиденциясе (Татарстан урамы, 20а).
Былтыр көз узган "Акыл фабрикасы"ның чираттагысы “Татарча мәгариф: яңа караш” темасына багышланган иде. Аны "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
Комментарий юк