Логотип
Хәбәрләр

Татар яшьләре Тукайны «җирләп» ни әйтергә теләде?

Д’әрт һәвәскәрләр театр труппасы документаль материалга нигезләнгән «Чаткылар» спектаклен күрсәтте. Безнең хәбәрчебез яшьләрнең ХХ йөз башын сурәтләвеннән ике теманы аерып алган - хатын-кызның азатлык...

Д’әрт һәвәскәрләр театр труппасы документаль материалга нигезләнгән «Чаткылар» спектаклен күрсәтте. Безнең хәбәрчебез яшьләрнең ХХ йөз башын сурәтләвеннән ике теманы аерып алган - хатын-кызның азатлыкка омтылышы нәрсәгә китергән һәм яшьләрнең Тукайны җирләвен ничек аңларга?

Тукайны җирләделәрМЕ?

Сәгать ярым барган тамашаның ахыры Тукайны җирләү күренешләре белән тәмамлану тамашачыда төрле фикер уятты. «Тукайны җирләү» дип экранда Тукайны соңгы юлга озату мәрәсиме фотосы торганда, яшьләрнең тимер караватны мәет озаткандагы кебек күтәреп үтүләре һәм залда барган тамашадан сәхнәгә менгезеп куюларын атыйбыз.

«Тукайга каршы мәкаләләр чыга башлады. Бу татарга һөҗүм. Безнең кыйблабызны юкка чыгарырга тырышалар. Тукай ул - безнең милләт хадиме. Без 70 ел буена аның бөеклеген ача алмадык, зәгыйфь итеп күрсәттек. Сез Тукайның бөеклеген күрсәтергә адым ясадыгыз, - диде әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова. - Без көчсез Тукайны күрмәдек. Ул бөтен төрки дөньяны борып татарга буйсындырды. Менә аның бөеклеге кайда!»

Тулысы белән интертаттан укыгыз

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк