Татар язучылары әдәби ел йомгакларын яңа форматта үткәрү турында фикер алышты
Татар язучылары Әдәби ел йомгакларын яңа форматта уздыру турында киңәште, әмма уртак фикергә килә алмады. Фикер алышу бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясеутырышында үтте. Берле...
Татар язучылары Әдәби ел йомгакларын яңа форматта уздыру турында киңәште, әмма уртак фикергә килә алмады. Фикер алышу бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясеутырышында үтте.
Берлекнең Әдәби тәнкыйть секциясе җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов үткән елгы утырыштагы кайбер ризасызлыкларны истә тотып, еллык җыелышның форматын үзгәртү буенча тәкъдимнәр булу-булмавы белән кызыксынды. Сүз җыелышның төп өлешен озын докладлар алып, фикер алышуга вакыт калмавы турында бара.
Марсель Галиев докладларны алдан бастырып таратырга һәм аларны җыелышта укып тормаска тәкъдим кертте. Фоат Галимуллин Әдәби ел йомгакларында секцияләргә бүленеп эшләргә һәм секция әгъзалары фикерен җыелышка чыгарырга тәкъдим итте. Тәлгать Галиуллин шәхсән үзенең бер секция белән генә чикләнергә теләмәвен әйтте һәм күп язучыларның да шулай уйлау мөмкинлеген искәртте. Ул әдәби ел йомгаклары форматын үзгәртмәү яклы булуын әйтеп, “мөгез чыгармаска” киңәш итте.
Әдәби ел йомгаклары – язучыларның ел азагында гомуми җыелыш ясап, ел дәвамындагы иҗатка нәтиҗә ясаулары. Аның төп өлешен проза, поэзия, әдәби тәнкыйть, драматургия, рус телендәге иҗат юнәлешендә доклад тыңлау алып тора. Шулай ук, төрле казанышлар өчен бүләкләүләр, яңа әгъзаларга таныклыклар тапшырылырга мөмкин.
Рузилә Мөхәммәтова
Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк