«Татар җыры»ның 20 еллык юбилее уңаеннан концерт узачак
21 декабрь көнне «Пирамида» залында "Татар җыры"ның 20 еллык юбилей концерты узачак. Анда соңгы ике дистә елның хитларын популяр җырчылар башкарачак. Бу хакта «Барс-Медиа» ширкәте хәбәр итә. «Татар...
21 декабрь көнне «Пирамида» залында "Татар җыры"ның 20 еллык юбилей концерты узачак. Анда соңгы ике дистә елның хитларын популяр җырчылар башкарачак. Бу хакта «Барс-Медиа» ширкәте хәбәр итә.
«Татар җыры»ның юбилей концерты татар җырына гашыйк тамашачылар белән берлектә узачак. 20 ел эчендә «Татар җыры» фестивале, республикабыз кысаларына гына сыймыйча, бөтен татар музыка дөньясының иң дәрәҗәле вакыйгасына әверелде.
«Юбилей - очрашу өчен бик яхшы сәбәп! «Татар Җыры» кебек масштаблы проектның түгәрәк датасы сизелми генә узып китә алмый. Фестивальне оештыручылар һәркемнең йөрәк түренә үтеп керерлек искиткеч шоу әзерли! Дулкынландыргыч мизгелләр һәм бик күп сюрпризлар вәгъдә ителә», - диелә хәбәрдә.
Бәйрәм сәхнәсендә соңгы ике дистә елның кайсы хитлары яңгыраячагы әлегә сер итеп саклана. «Шунысы тәгаен ачык: бу - без белгән, без яраткан җырлар! Иң матур, якты хатирәләрне яңартучы мәңгелек җырлар! «Татар Җыры»на - 20! 20 ел бергә! 21 декабрь «Пирамида» концертлар залында бары тик сез һәм бары сез яраткан җырлар!» - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк