Татарча аңламаган Вәсиләләрне чыгарырлык булгач – молодец!
Артистларның концертлар сезоны башланып китте, яраткан җырчыларыбызны төрле төбәкләрдә милләттәшләребез зур түземсезлек белән көтеп ала. Популыр җырчы Фирдүс Тямаев күптән түгел узган концертыннан ви...
Артистларның концертлар сезоны башланып китте, яраткан җырчыларыбызны төрле төбәкләрдә милләттәшләребез зур түземсезлек белән көтеп ала.
Популыр җырчы Фирдүс Тямаев күптән түгел узган концертыннан видео белән уртаклашты. «Залда бөтенләй русча аңламаган тамашачылар бармы?» – дип сорау бирә артист. Залдан җырчыга җаваплар сибелә: «Вәсилә, Сергей, Рәзилә, Радик». Фирдүс Тямаев шул рәвешле концерт барышында рус телле тамашачылары белән үзе дә русча аралашып ала, хәтта Вәсилә исемле хатын-кызны үзе янына сәхнәгә дә дәшә.
Кызганыч, әлеге видео иң кызык өлешендә өзелә, хәтта аның астына язылган комментарийларда да видеоның дәвамын сорап язалар. Данир Сабиров та коллегасын мактап: «Брат, синең русчаң да әйбәт икән. Татарча аңламаган Вәсиләләрне чыгарырлык булгач – молодец. Хикмәт булган бу!» – дип язып калдырган.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк