Татарча җанлы музыка бәйгесе игълан ителде
Җиңүчеләр “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә чыгыш ясаячак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music лейблы "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә әзерләнү уңаеннан тере музыка бәйгесен игъла...
Җиңүчеләр “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә чыгыш ясаячак.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music лейблы "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә әзерләнү уңаеннан тере музыка бәйгесен игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Яшь музыкантларга ике төрле катнашу ысулы тәкъдим ителә:
1. Берүзе яки төркем белән тере аккомпанементка җырлар башкаручылар үз чыгышларын видеога төшереп җибәрә ала. Җырны телефон камерасына да яздырырга мөмкин. “Минус”ка яздырган чыгышлар кабул ителми.
2. Рэп жанрында башкаручылар үзләренең иң уңышлы җырын Яндекс яки Гуглга йөкләп, шулай ук бәйге оештыручыларына җибәрә ала. Гаризалар 21 мартка кадәр кабул ителә. 22 март көнне махсус жюри 10 иң шәп башкаручыны билгелиячәк. Алар “Мин татарча сөйләшәм” концертларында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Сайлап алынган 10 музыкаль материал 22 март көнне “Вконтакте” челтәрендәге “Мин татарча сөйләшәм” төркемендә эленәчәк, алар өчен тавыш бирү 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган башкаручылар 26 апрель көнне Бауман урамындагы “Мин татарча сөйләшәм” концертында чыгыш ясаячак. Гариза тутыру өчен сылтама: https://goo.gl/6KdP4M “Мин татарча сөйләшәм” акциясе төркеме: https://vk.com/mintatsoy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк