Tatarin җырын башкаручы АИГЕЛ татар телен иҗат өчен уңайлырак дип саный
Рэп стилендә җырлар башкаручы, «Tatarin» («Татарин») җыры белән танылган АИГЕЛ төркеме җырчысы Айгөл Гайсина «Поток» каналына интервьюсында татар теленең иҗат өчен күпкә уңайлырак тел булуын әйткән....
Рэп стилендә җырлар башкаручы, «Tatarin» («Татарин») җыры белән танылган АИГЕЛ төркеме җырчысы Айгөл Гайсина «Поток» каналына интервьюсында татар теленең иҗат өчен күпкә уңайлырак тел булуын әйткән.
«Татар теле – могҗизалы тел. Анда иҗат итү өчен иркенлекләр күбрәк. Ул – бик тә үзенчәлекле һәм андагы кайбер сүзләрне хәтта рус теленә дә тәрҗемә итеп булмый, чөнки рус теле җырның тулы асылын ачып бетерә алмый», – дип белдерде Айгөл.
Айгөл татар теленен гади һәм җырлар башкару өчен бик тә аһәңле булуын искәртеп үтте. «Татар теле иҗат итү өчен кызыклы тел», – диде ул.
Айгөл Гайсина Чаллы шәһәрендә туган. АИГЕЛ төркеме солистлары – Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия. Аларның клибын 27 миллионнан артык кеше караган. Рус мохитендә тәрбияләнүгә карамастан, Айгел татар телендә дә җырлар башкара. Бүгенге көндә әлеге төркемнең музыкаль иҗатында берничә татар җыры бар.
Фото: Салават Камалетдинов
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк