«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра
Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильм төшерә башлау өчен Казанда кастинг үткәрелә. Бу хакта «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр итә. «Татаркино» Айс...
Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильм төшерә башлау өчен Казанда кастинг үткәрелә. Бу хакта «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр итә. «Татаркино» Айсылу һәм Сәет рольләрен башкару өчен артистлар сайлаячак.
Сценарий авторы һәм режиссер – Чаллы егете Ренат Кәримов. Фильм «Татаркино» бюджетыннан төшерелә.
Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте 1910 елда иҗат ителә һәм 1914–1915 елларда басылып чыга. Исхакый Сәгыйдә образында татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатларын туплап биргән. Тыныч холыклы, сабыр, киң күңелле, хезмәт сөючән, олы җанлы, нык рухлы бу хатын тиз арада яхшы остазбикә булып таныла. Повестьның эчтәлеге буенча Вахид мулла белән унике ел яшәгән Сәгыйдә, бала булмау сәбәпле, үз теләге белән үзенә көндәш, иренә икенче яшь хатын алдыра. Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү, никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар күрсәтелгән.
Фильмда вакыйга бүгенге көннәрдә бара. Геройларның исемнәре - Айсылу һәм Сәет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк