Татарлар Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен яттан белергә тиеш
«Эпосларны өйрәнү, тарихны тирәнерәк аңлау борынгы чорларның рухын аңларга мөмкинлек бирә», ‒ ди галим. Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев һәр татар кешесе Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен ятт...
«Эпосларны өйрәнү, тарихны тирәнерәк аңлау борынгы чорларның рухын аңларга мөмкинлек бирә», ‒ ди галим.
Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев һәр татар кешесе Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен яттан белергә тиеш дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
- Казахстанда VI-X сыйныф укучылары казах халкының «Қобыланды батыр» дастанын яттан өйрәнергә тиеш булачак. Ил президенты Нурсолтан Назарбаев куйган максатларга нигезләнгән бу инициатива милли кодны формалаштыруга йогынты ясар дип фаразлана.
«Татар-информ» хәбәрчесенең «Ә татар укучылары нинди әсәрне яттан белергә тиеш дип саныйсыз?» дигән соравына Искәндәр Гыйләҗев Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен тәкъдим итте. «Балалар шушы әсәрне өйрәнсә, борынгы чорны яхшырак аңлый алырлар иде. Бу әсәрдә татарның бай мәдәни тарихы чагыла», ‒ диде Искәндәр Гыйләҗев.
Искәндәр Гыйләҗев эпос халык мәдәниятының иң борынгы катламнарын күтәрә, элекке чорларның рухын җиткерә дигән фикердә. «Эпосның һәрбер халык тарихында урыны бик зур. Шуңа күрә эпосларны өйрәнү, тарихны тирәнрәк аңлау борынгы чорларның рухын аңларга мөмкинлек бирә», ‒ диде ул.
Әгәр Татарстанда мәдәният һәм мәгәриф министрлыклары шундый юнәлешләргә игътибар бирсә, конкурслар, викторина, олимпиадалар оештырып була, дигән фикердә Искәндәр Гыйләҗев. «Ләкин олимпиада кыска вакытлы чара гына булып чыга, ә казахлар аны зур, масштаблы укыту процессына кертү дип карыйлар», ‒ диде ул.
Казахстан аерым суверен дәүләт буларак үсә, шуңа күрә казахларның мәдәни үсеш өчен мөмкинлекләре күбрәк, дип искәртте Искәндәр Гыйләҗев. «Тарихка бәйле булган нәрсәләрне онытырга ярамый, ләкин хәзерге көндә дәүләт мәктәп стандартлары андый мөмкинлекне бирәме, анысын да онытырга ярамый», ‒диде галим.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк