Татарстан авылларындагы күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән онлайн-киңәшмәләр уздырылачак
(Арча, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Социаль яклау һәм хезмәт министрлыгы авылларда күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән онлайн-киңәшмәләр уздырачак. Бу хакта бүген "Татар-инф...
(Арча, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Социаль яклау һәм хезмәт министрлыгы авылларда күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән онлайн-киңәшмәләр уздырачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының Арча районында узган күчмә утырышында ТР Социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева әйтте.
Районның 20 үрнәк күпбалалы гаиләсе социаль яклау министрлыгы, Пенсия фонды, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре белән берлектә "Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләрне социаль яклау" темасына түгәрәк өстәлдә фикер алышты.
"Татарстанда күпбалалы 32 мең гаилә бар. Шуның 56 проценты авылларда яши. Кызганычка, авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләрнең проблемалары юк түгел. Алар күп очракта дәүләт ярдәмнәре турында белеп бетерми. Җир кишәрлекләре алу буенча да кыенлыклар туа. Ана капиталы, вакытыннан алда пенсиягә чыгу, эшкә урнашу буенча да сораулары туа", - диде урынбасар.
Аның сүзләренчә, күпбалалы гаиләнең авылдан районга барып, закондагы төрле үзгәрешләр, яңалыклар турында белешеп йөрергә вакытлары юк.
"Авылда яшәүче күпбалалы гаиләләргә мәгълүмат барып җитми. Шуның өчен без онлайн-консультацияләр уздыруны планлаштырабыз. Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләр дәүләт ярдәме турында вакытында тиешле һәм дөрес мәгълүмат алырга тиеш", - диде Юлия Абдреева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк