Татарстан Фәннәр академиясе тотылган батарейкалар җыя башлаячак
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясе дүшәмбе, 30 апрельдән, тотылган батареялар җыя башлаячак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат ко...
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясе дүшәмбе, 30 апрельдән, тотылган батареялар җыя башлаячак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы Әхмәт Мәзһәров хәбәр итте.
Матбугат очрашуы чүп яндыру заводы, чүпне аерып җыю технологияләренә багышланган иде.
Галим, чүпне төренә карап аерып җыю, эшкәртү, калганын чүп яндыру заводында юк итү иң дөрес карар булачак, дип саный.
"Беренче чиратта, тотылган батареялар һәм терекөмешле лампаларны аерым җыярга кирәк. Аларны чүп яндыру заводына илтүгә юл куелмаска тиеш. Без үзебездән башларга тиеш. Дүшәмбе көнне академиядә батарея җыя башлыйбыз. Батареяны кесәгездә йөртсәгез, кереп чыгыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Әхмәт Мәзһәров журналистларга.
Мәзһәров әйткәнчә, Россиядә тотылган батареяларны җыеп эшкәртә торган ике завод бар - Уралда Чиләбедә һәм Свердловск артында.
"Батареяларны җыеп шунда җибәрергә була. Чүп яндыру заводына терекөмеш кертмәскә, батареяларны аерым җыярга – беренче адым шул булырга тиеш. Башка биналарда да шулай җыюны оештырырга кирәк", - диде Мәзһәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
Комментарий юк