Татарстан Гидрометеорология үзәге: республикада җәй төнге суыклардан башлана
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Республикада җәй төнге суыклардан башлана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. “1 һәм 2 июньдә Татарстан Республикасы терр...
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Республикада җәй төнге суыклардан башлана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
“1 һәм 2 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән -2 градуска кадәр суык көтелә”, - дип хәбәр итә синоптиклар.
Кичә көндез Татарстан Гидрометүзәге көннең икенче яртысында гарасат фаразлаган иде. Көтелгәнчә, Казанда 14.00 сәгать тирәсендә давыл купты.
Республика башкаласында көчле җил Тукай урамында урнашкан кече бизнес көллиятенең түбәсен кубарып ташлаган. Шулай ук Тинчурин исемендәге театр һәм Тарпищев исемендәге Теннис академиясе түбәләренә дә зыян килгән.
Яшел Үзән районында 7 торак пункт тулысынча утсыз калган. Моннан тыш, Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә зыян күргән хатын-кыз һәм яшүсмер китерелгән.
20.00 сәгать тирәсендә Мөслим районында давыл аркасында хатын-кыз үлүе турында хәбәр иттеләр. 35 яшьлек кибетче өстенә түбә кисәге төшкән. Ул хастаханәдә җәрәхәтләрдән үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк