Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеров ни өчен язучылар берлегенә алынмаган?

Татарстан Республикасы гимны авторы, фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровның тууына 95 ел. Бу дата уңаеннан шагыйрьне тантаналы чарада искә алдылар. Сез белә идегез микән: Татарстан гимны сүзләре Рамазан Байтимеровның вафатыннан соң гына, моннан нибары биш ел элек кабул ителде. "Әтинең исеме мәңгеләштерелгән көн – минем иң бәхетле көнем", - ди Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат.

Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеров заманында Татарстан Язучылар берлегенә алынмаган. Чөнки аны үзешчән шагыйрь дип санаганнар. 2009 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан ике томлык “Әдипләребез” биобиблиографик белешмәлегендә дә Рамазан Байтимеров исеме юк.

Шушы көннәрдә Татарстан Язучылар берлеге фронтовик-шагыйрьРамазан Байтимеровның кызы Гөлшат Байтимерова инициативасы белән оештырылган “Очрашырбыз әле җырларда...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Анда Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм аның беренче урынбасары Рәмис Аймәттән тыш тагын биш язучы катнашты. Болар - өч аксакал язучы - Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин, Марат Әмирханов һәм балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова. Тагын бер язучы – Лениногорскидан килгән, үзен Рамазан Байтимеровның шәкерте дип санаучы Таһир Шәмсуаров. Башка язучылар килмәгән иде.

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
683
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы