Татарстан һәйкәлләр саны буенча Россия рейтингында ничәнче урынны били?
Татарстан һәйкәлләр саны буенча Россия рейтингында 23нче урынны били. Татарстанда һәйкәл куелган кешеләр бишлеге гомумроссиядәгедән нык аерыла. Биредә Александр Пушкин белән Максим Горький урынына Г...
Татарстан һәйкәлләр саны буенча Россия рейтингында 23нче урынны били.
Татарстанда һәйкәл куелган кешеләр бишлеге гомумроссиядәгедән нык аерыла. Биредә Александр Пушкин белән Максим Горький урынына Габдулла Тукай белән Муса Җәлил һәйкәлләре лидерлык итә. Үткәрелгән тикшеренүләр буенча Яндекс аналитиклары шундый нәтиҗәләргә килгән.
Революционер Мулланур Вахитов белән Бөек Ватан сугышы герое Газинур Гафиатуллин Татарстанда монументлар саны буенча гомумроссия рейтингында Сергей Киров белән Юрий Гагаринны узып киткән. Сугышлар өлешенә республикада куелган һәйкәлләрнең 2/3 өлеше туры килә.
Икенче урында сәясәт – дәүләт эшлеклеләренә, сәяси вакыйгаларга һәм оешмаларга куелган монументлар, алар 20 проценттан аз гына артык.
Өченче популяр тема – мәдәният, әдәбияттан дингә кадәр. Төбәктә куелган һәйкәлләрнең 8 процент чамасы аларга багышланган.
Аналитиклар ачыклаганча, Татарстанда һәйкәлләрне кешеләргә генә түгел, ә билгеле модель техникаларга да куялар. Республикада танк, самолет һәм пушка кебек хәрби техникага һәйкәл кую киң таралган. Гомумән Татарстан һәйкәлләр саны буенча Россия рейтингында 23нче урынны били. Иң күп сыннар, истәлек ташлары, стелалар һәм башка һәйкәлләр Мәскәү өлкәсендә, Мәсәкүдә һәм Краснодар краенда куелган.
ru.wikipedia.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк