Татарстан китап нәшрияты басмаларын танылган интернет-кибеттә сата башладылар
(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Россиянең эре онлайн-ритейларының берсе булган Оzon.ru интернет-кибете Татарстан китап нәшрияты китапларын сата башлады. Россиядә һәм чит илләрдә татар әдәбиятын тан...
(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Россиянең эре онлайн-ритейларының берсе булган Оzon.ru интернет-кибете Татарстан китап нәшрияты китапларын сата башлады. Россиядә һәм чит илләрдә татар әдәбиятын таныту нәшрият өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала, дигән Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.
Нәшрият җитәкчесе күптән түгел Татарстан китап нәшриятындагы чыккан 22 исемдәге китапның “Лабиринт” һәм “Библио-Глобус” интернет-кибетләрендә дә урнаштырылганын искәрткән.
Оzon.ru сайтында татар тарихы һәм мәдәнияте турында төрле китаплар сатып алып була. Мәсәлән, Нурзия Сергееваның татар декоратив сәнгате турында язылган, татар һәм рус телләрендәге “Тылсымлы бизәк” китабы бар.
Шулай ук Оzon.ru сайтында Розалина Шаһиеваның Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикәнең тууына 500 ел уңаеннан язылган, татар һәм рус телләрендәге “Сөембикә” альбомы сатыла. Әлеге альбомда Сөембикәгә багышланган сурәтләр, татар шагыйрьләренең ханбикә белән бәйле иҗаты һәм фольклор жанр үрнәкләре – бәетләр һәм мөнәҗәтләр тупланган.
Оzon.ru кибетендә Наилә Әлменова-Халитның “Татар архитектура орнаменты” дип аталган иллюстрацияләргә бай альбомы бар. Бу альбомда, яңа материалларга нигезләнеп, татарларның архитектура орнаменты үсешенең кыска тарихы иң беренчеләрдән булып күрсәтелгән. Альбом республикада яшәүче төрле халыкларның фольклор иҗатын - “Татар халкы әкиятләре”, “Диюләрне җиңгән. Татар халык әкиятләре” китапларын берләштерә.
Татар нәшрияты продукциясенең киң масштаблы интернет-мәйданнарда, шулай ук OZON.ru интернет-кибетендә дә булуы, татар әдәбиятына кызыксынучанлык артуга дәлил булып тора, диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк