Татарстан кызы Олимпиадада көмеш медаль яулады
(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Евгений Сироткин). Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль яулады. Бу - Татарстан өчен...
(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Евгений Сироткин). Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль яулады. Бу - Татарстан өчен быелгы Олимпиадада беренче медаль.
Алтын медаль Канадага, бакыр медаль Америкага китә.
Тарасова белән Морозов кыска программада җиңделәр, тик алтын медаль өчен бу гына җитмәде.
"Татар-информ" 15 яшьлек фигуралы шуучы, Европа чемпионы Алинә Заһитова Пхенчханда ирекле программада беренче булды, дип хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк