Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Төркия, 18 февраль, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). 16 февральдә Төркиянең Кастамону провинциясендә Казахстан шагыйре Магҗан Жомабаев елы ачылышы тантанасы узды. Анда дистәләгән илнең массакүләм мә...
(Төркия, 18 февраль, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). 16 февральдә Төркиянең Кастамону провинциясендә Казахстан шагыйре Магҗан Жомабаев елы ачылышы тантанасы узды. Анда дистәләгән илнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды. Бәйрәм очрашуы Казахстан шагыйренең тууына 125 ел тулуга багышлана.
ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсән Касеинов очрашуда катнашучыларны сәламләде: “Казахларның Абайдан соң бөек шагыйре Магҗан Җомабаев милли уяну һәм азат итү өчен көрәштә зур роль уйнады. “Минем ерак туганыма” шигырен ул казахларның ватаны кайгыда булганда язган. Магҗан шигыре бүгенге буынга туганлык җепләренең мөһим булуын күрсәтә.
Кастамону провинциясе губернаторы Яшар Карадениз: “Бу чара Кастамонуны танытачак, моннан тыш, без дә төрки дөньяны яхшырак белә алачакбыз”, - диде.
Шәһәр мэры Кастамону Тахсин Бабаш ТӨРКСОЙ халыкара оешмасына төрки дөнья мәдәниятен таныткан өчен рәхмәт белдерде. Ул Кастамону муниципалитеты исеменнән планлаштырылган чараларны үткәрүдә әзер булуын белдерде.
Тантаналы чара Магҗан Жомабаевның 125 еллыгына багышланган программа, аның тормышы һәм иҗаты презентациясе, шулай ук казах филармониясе артистлары чыгышы белән дәвам итте.
Чара дистәләгән ил журналистларына премия тапшыру белән тәмамланды. Алар арасында Татарстан һәм Башкортстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бар иде.
2018 елда 15 журналист ТӨРКСОЙ премиясе лауреатлары булды. Бүләкләр Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Молдова, Македония, Төньяк Кипр, Болгария, Косово журналистларына бирелде.
“Башкортостан” газетасы хәбәрчесе, шагыйрә Лариса Абдуллинага һәм “Идель” журналы баш мөхәррире, “Татар-информ” агентлыгының мәдәни күзәтүчесе Айсылу Хафизовага ТӨРКСОЙдан сыннар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк