Татарстан Мәдәният министрлыгында яңа урынбасар билгеләнде
Ленар Хәкимҗанов 2014 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Югары Ослан районы башкарма комитетын җитәкләгән. Татарстанның Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов Татарстан мәдәния...
Ленар Хәкимҗанов 2014 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Югары Ослан районы башкарма комитетын җитәкләгән.
Татарстанның Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов Татарстан мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының республика Хакимиятендәге үз чыганагы хәбәр итте.
«ТР Министрлар Кабинеты Карары белән Ленар Хәкимҗанов Татарстан мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде», ‒ дип сөйләде агентлык чыганагы.
- Ленар Сәет улы Хәкимҗанов 1976 елның 11 гыйнварында Арча бистәсендә туган. 1998 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Хакимият органнарында 2004 елдан башлап эшли. 2009 елдан 2014 елга кадәр Татарстан Президенты Аппаратында эшләгән. 2014 елдан башлап Югары Ослан районы башкарма комитетын җитәкли.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк