Татарстан мөфтие Астанада ислам телерадиостудиясе эшчәнлеге белән танышты
(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Махсус чакыру белән Астанага килгән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзәк Азиянең иң эре “Хәзрәт Солтан” мәчет комплексында эшләүче “Хикмәт” телерадиостуди...
(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Махсус чакыру белән Астанага килгән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзәк Азиянең иң эре “Хәзрәт Солтан” мәчет комплексында эшләүче “Хикмәт” телерадиостудиясе һәм Muslim.kz порталы белән танышкан. Максаты - Татарстанда эфирга чыгарырга планлаштырылган “Хозур ТВ” мөселман телевидениесенең эшчәнлеген башлап җибәрү уңаеннан тәҗрибә өйрәнү. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Казахстанга беренче эшлекле сәяхәте барышында Камил хәзрәтне Казахстан Баш Мөфтие Сәрекбай каҗы Ораз да кабул итте. Баш Мөфти белән очрашуда сүз мөселман мәгариф системасын үстерү һәм дини кадрларны әзерләү турында да барды. Камил хәзрәт Татарстан мөселман мәгариф өлкәсендә алып барылган эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, Болгар ислам академиясе ачылышы, квалификация күтәрү курслары турында сөйләде, Татарстан Мөфтиятенең эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирде. Уртак эшчәнлек мәсьәләләре дә күтәрелде", - диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, бүген Астанада Евразия голәмәләре Форумының “Евразия киңлекләрендә ислам цивилизациясе: үткәне һәм киләчәге” темасына утырыш уза. Конференциядә Евразия дәүләтләренең мөселман оешымалары җитәкчеләре составында Татарстан муфтие дә катнаша. Камил хәзрәт Сәмигуллин Евразия мөселман җәмәгатьчелеге каршында татар дини-илаһият фикеренең гомуммөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм татарларның бүгенге ислам дөньясындагы роле турында сөйләячәк.
Фото: dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк