Татарстан мөфтие туган телләрне саклау турында Путинга петицияне хуплады
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин туган телләрне саклау турында Путинга юлланган петицияне хуплаган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә....
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин туган телләрне саклау турында Путинга юлланган петицияне хуплаган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
- Туган телләрне мәҗбүри укыту турындагы петицияне 33 меңнән артык кеше имзалады.
"Мәктәптә туган тел укытылырга тиешме-юкмы? Бүген туган телнең киләчәк язмышы һәм дәрәҗәсе буенча мәсьәлә шундый рәвештә карала. Без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “тел проблемасын” зур борчулар белән күзәтеп барабыз һәм татар халкының милли бөтенлеген, туган телен саклауга хезмәт итәргә омтылабыз.
Бөек Ш.Мәрҗани язып калдырган: “Ислам динен сакларга өч әйбер ярдәм итә – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”. Ә Коръән-Кәримдә болай диелгән: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 нче аять). Бу аятьтә күренгәнчә, халыклар бер-берсен танып, баетып, өйрәнеп яшәргә тиеш һәм аларның һәрберсе Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән милли үзенчәлекләргә ия, ә туган тел кадерләп һәм җаваплы итеп сакларга бирелгән әманәт булып тора. Башка сүзләр белән әйткәндә, телебезне югалтсак – Раббыбызның әмерен үтәмибез булып чыга. Хакыйкатьтә Аллаһының хикмәте бөек: әгәр туган телең булмаса, ничек итеп киләчәк буыннарга үз милләтеңнең рухи-идеологик һәм мәдәни-әхлакый кодын тапшырырга мөмкин?
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте татар телен саклауга юнәлтелгән шактый чараларны тормышка ашырып бара. Әмма бу мәсьәләгә системалы якын килү таләп ителә һәм ул дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырылырга тиеш.
Хөрмәтле ватандашлар! Мин Сезне мәктәпләрдә РФ халыкларының туган телләрен өйрәнүне саклау Мөрәҗәгатен хуплап чыгарга һәм change.org сайтыннан “Туган телләргә каршы законга юл юк” петициясен табып, теркәлеп, аңа кул куярга чакырам. Туган телебезне саклауда өлеш кертү өчен интернет аша тавыш бирегез!
Телләр югалуын булдырмый калу өчен иң мөһим чара – аны мәгариф системасына кертеп җибәрү. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, телләр күптөрлелеге белән таныштыру, башка халыкларның мәдәнияте аша үз мәдәниятеңне тирәннән өйрәнү мәктәптә башкарылырга тиеш.
Һәм, ниһаять, иң мөһиме – гомеребезнең иң авыр мизгелләрендә без ярдәм сорап, гөнаһларны ярлыкауны көтеп Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итәбез. Һәм без моны туган телебездә башкарабыз! Чөнки йөрәгең аша уздырып, һәр әйткән сүзеңнең асылын аңлап, туган телдә укылган дога бөек көчкә ия була. Туган телебезне саклыйк, мөхтәрәм дин кардәшләрем!" диелгән мөфти мөрәҗәгатендә.
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт Думасына туган телләрне ихтыяри өйрәнү закон проектына каршы мөрәҗәгатен илнең өч республикасы - Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары хуплаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк