Татарстан мәгариф министрлыгы балалар бакчасына түләүнең арту сәбәпләрен аңлатты
(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин быел республика балалар бакчаларында ата-ана түләүләре артуының сәбәпләре...
(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин быел республика балалар бакчаларында ата-ана түләүләре артуының сәбәпләрен аңлатты. “Быел мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында баланы карау-тәрбияләү өчен ата-ана түләүләре 4 процентка артты. Бу – әлеге оешмаларның чыгымнары үсүе, шул исәптән, азык-төлек, көнкүреш-хуҗалык товарларына бәяләр, хезмәт күрсәтүче эшчеләрнең хезмәт хаклары артуына бәйле”, – дип сөйләде бүген Илдус Һадиуллин “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында.
Ата-аналарның түләүләре түбәндәге чыгымнарны каплый: тәрбияче ярдәмчесе, ашханә эшчесе, кер юуучы кебек хезмәткәрләргә эш хакын түләү, азык-төлек сатып алу һәм ризык әзерләү, балаларга санитар-гигиеник хезмәтләр күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш товарларын сатып алу, балаларны йомшак инвентарь, ягъни йокы кирәк-яраклары, сөлгеләр белән тәэмин итү.
Министр урынбасары аңлатканча, баланың яшенә, нинди төркемгә йөрүенә һәм бакчаның эш режимына карап, быел түләү якынча 104 сумнан 187 сумга кадәр арткан. “Мәсәлән, Казандагы бакчаларда (10,5 сәгатьлек режимда эшли торган гомуми үсеш төркемнәренә йөрүче 3-7 яшьлек балалар өчен) ата-аналарның түләүләре 120 сумга артты һәм айлык түләү 3117 сумны тәшкил итте”, – ди Илсур Һадиуллин.
Шул ук вакытта, министр урынбасары ата-аналар федераль һәм муниципаль ташламалар, компенсацияләрдән файдалана алуын искә төшерде.
Беренчедән, “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы канун нигезендә, инвалид балалар, ятимнәр бакчага бушлай йөри. Республикада күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган: алар билгеләнгән түләүләрнең 50 процентын гына түли.
Болардан тыш, һәр баланың әти-әнисе түләүләргә компенсацияләр алырга хокуклы. Россиянең мәгариф турындагы кануны нигезендә, беренче балага – уртача түләүләрнең 20 проценты күләмендә компенсация алырга ярый. Икенче балага – 50 процент, өченче һәм калган балаларга – 70 процент күләмендә. Бу компенсацияләр гражданнарның кеременә карамастан, бөтен кешегә түләнә. Баланы карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналарның уртача тәүләүләр суммасын ел исә саен Татарстан Министрлар Кабинеты билгели, дип сөйләде министрлык вәкиле. Мәсәлән, быел уртача түләүләр суммасы: 1-3 яшьлек балалар өчен 10,5 сәгать эшләгән бакчада – 1698 сум, 12 сәгать эшләгән бакчада – 1881 сум. Ә 3-7 яшьлек балалар өчен 10,5 сәгать эшләгән бакачада – 1572 сум, 12 сәгать эшләгән бакчада – 1713 сум.
Әйтик, 10,5 сәгать эшләүче бакчага йөргәндә 3-7 яшьлек беренче балага компенсация – 314,4 сум, икенче балага – 786 сум, өченче һәм калган балаларга (билгеләнгән тәүләүләрнең 50 проценты күләмендә) – 549,5 сум булачак.
Илсур Һадиуллин искәрткәнчә, моннан тыш, гражданнарның кеременә карап, муниципаль дәрәҗәдәге компенсацияләр дә бар. Аңа гаиләдә бер кешегә керем 20 мең сумнан азрак чыкканда дәгъва кылырга мөмкин. Керем азрак булган саен, компенсация күләме зуррак була.
Мәсәлән, гаилә кереме бер кешегә 10 мең сумга тулмаган очракта, беренче балага – 932,4 сум, икенче балага – 1146,5 сум, өченче һәм калган балага (билгеләнгән түләүләрнең 50 проценты күләмендә) – 650,9 сум була. Керем 10-15 мең сум тирәсе булганда: беренче балага – 620,7 сум, икенчесенә – 990,6 сум, өченчесенә – 448,26 сум була. Керем 15-20 мең сум булса: беренче балага – 309 сум, икенче балага – 678,9 сум, өченче балага – 183,23 сум күләмендә каралган.
Әйтик 10,5 сәгатьлек бакчага йөрүче беренче баланың гаиләсендә кеше башына 10 мең сум чыкмаса, ата-ана “Мәгариф турында”гы федераль канун буенча компенсация буларак 314,4 сум һәм шулай ук 932,4 сум күләмендә республиканың өстәмә компенсациясен алачак. Шулай итеп, 3117 сум түләп, ата-ана компенсация буларак 1248,8 сум акчасын кайтарачак. Нәтиҗәдә, гаиләнең балалар бакчасына түләве 1870,2 сум булып калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк