Татарстан мәгариф министры татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырачак

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырачак. Бу хакта ул бүген Республика ата-аналарының интернет-җыелышы утырышында әйтте.

Алдан Татарстан мәгариф һәм фән министры “Ата-аналар белән бергә бердәм БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясендә катнашып, рус теленнән имтихан тапшырган иде.

“Имтихан тапшыру процедурасы ничек барышын аңлау өчен мин рус теленнән БДИ тапшырдым. Татар теленнән дә бердәм республика имтиханы тапшырырга җыенам. Нәтиҗә рус теленә караганда начаррак булыр дип уйлыйм, татар телен камил белүчеләр белән бергә тапшырачакмын бит. Әмма минем өчен бу әлеге өлкәдә белемемне арттыруда этәргеч булып тора. Имтханга барысын да яхшы оештырдыкмы икән, дип карарга барам”, - диде Борһанов.

“Ата-аналар белән бергә бердәм БРИ тапшыру көне” республика акциясе Татарстанда 17 апрельдә узачак.

Татар теле буенча “Ата-аналар белән бергә бердәм БРИ тапшыру көне” республика акциясе өч дәрәҗәдә уздырыла. Имтихан татар милләтеннән булмаганнар, татар телен куллану база дәрәҗәсендә һәм татар телен камил белүчеләргә бүленеп тапшырылачак. 
 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
652
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
185
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
578
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
598
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
571
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1067
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы