Татарстан мәдәнияте көннәре
Татарстан мәдәнияте көннәре
23-25 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Беренче көндә башкала татарлары һәм теләгән һәркем халык шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр сала алачак. Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу узачак. Мәдәният көннәре программасының рәсми ачылышы кич белән башкаланың Кино йортында узачак. Тантанадан соң биредә режиссер Байбулат Батулланың «Бери да помни» фильмы күрсәтеләчәк. 24 августта Мәскәүнең Музыка йортында Татарстан сәнгать осталары кичәсе узачак. 25 августта Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Бу көнне татар шагыйре һәм аның көрәштәшләре һәлак булуына 79 ел тула.
Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк