Татарстан Милли музеенда “Музейда көн һәм төн” чарасы була
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Татарстан Милли музеенда “Музейда көн һәм төн” чарасы була. Акция 19 майдан 20 майга каршы төндә сәгать көндезге 12дән иртәнге 4кә кадәр уздырыла. Бу турыда Татарстан...
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Татарстан Милли музеенда “Музейда көн һәм төн” чарасы була. Акция 19 майдан 20 майга каршы төндә сәгать көндезге 12дән иртәнге 4кә кадәр уздырыла. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
- "Музейда төн" – Халыкара музейлар көненә багышлап ел саен оештырыла торган чара. Быел ул Россиядә уникенче тапкыр үткәреләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланганча, бу юлы акциянең темасы "Саклаудагы шедеврлар” дип атала.
Бу көнне музей залларында, ишегалдында һәм 1 май мәйданында флешмоблар, концерт, мастер-класс, квест, спорт ярышлары һәм башка чаралар оештырылачак. Быел “Музейда төн” акциясенең төп темасы - Россиядәге волонтерлар елы һәм 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты.
1 май мәйданында төрле кәсеп осталарының “Гасырлар мирасы” исемле ярминкәсе, шәһәребезнең иң яхшы музыкант һәм диджейларыннан “Ишегалды ритмнары” һәм “Музыкаль революция” программалары тәкъдим ителәчәк. 19.00 сәгатьтә "Витязь" хәрби-тарихи клубы һәм “Кочакларда музей” проекты катнашында “Музей шаукымы” исемле интерактив тамаша башланачак. Төн уртасында "Дженази" ялкын һәм ут театры булачак.
Музей залларында чүлмәк эше, открыткалар ясау буенча мастер-класслар эшләячәк. Теләгән һәркем комнан рәсемнәр ясарга өйрәнә ала. Кечкенә тамашачылар өчен хайваннарны тотып карау мөмкинлеге булган зоопарк та оештыру күздә тотыла. Футбол сөючеләрне музей кинотеатры көтә: биредә төрле эпохаларда уйналган легендар матчларның трансляциясен күрергә мөмкин.
Кичнең төп вакыйгасы – Казанның “Рубин” футбол клубы белән очрашу. Биредә автограф-сессия һәм клубның спорт атрибутикасын музейга тапшыру чарасы була.
Музейның ишегалдында “футбол фристайлы” үткәреләчәк, "Эластико" спорт мәктәбенә йөрүчеләр футбол тубы белән төрле күнегүләр күрсәтер, дип көтелә. Спорт мәйданчыгында волонтерлар белән очрашырга, волейбол һәм бадминтон уйнап була. Музей кунаклары татар, кытай, һинд һәм тайвань традицияләре буенча пешерелгән чәйләрне татып карый алачак.
Көн дәвамында балалар өчен "Татарстан – безнең уртак йортыбыз" мәйданчыгы, иҗади остаханә, буфет, сувенирлар кибете, фотосалон эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк