Татарстан Министрлар Кабинетының «М.Җәлил премиясен тапшыру» турындагы карары чыкты
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «М.Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру» турындагы карары чыкты. «М.Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру комитеты утырышы карары нигезе...
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «М.Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру» турындагы карары чыкты.
«М.Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру комитеты утырышы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар бирә:
1. 2018-2019 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча М.Җәлил исемендәге Республика премиясен түбәндәгеләргә тапшырырга:
авторлар коллективына: «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесенең әдәби бүлек мөдире Игъламов Нияз Рәүф улына, «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Якупов Илфир Илшат улына - «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивален оештырган һәм Татарстан Республикасы театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен;
шагыйрь, прозаик, публицист, педагог, җәлилче-галим Бадыйков Канәфи Габделбәр улына – Муса Җәлил иҗатын өйрәнү һәм пропагандалауга зур өлеш керткән, дәреслекләр, укыту программалары, укыту-методик пособиеләр төзегән өчен;
«Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дәүләт бюджет учреждениесе балетмейстеры Батуллин Нурбәк Роберт улына - «Әлиф» хореография спектаклендәге артист хезмәте өчен;
Татарстан Республикасы «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының сәнгать җитәкчесе Сөләйманов Айдар Данил улына – югары һөнәри осталыгы, милли музыка сәнгатен актив пропагандалаганы, концерт эшчәнлеге өчен.
2. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына йөкләргә», - диелә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк