Татарстан Президенты «Дуслык күпере – 2» фестивален хуплады
Татарстан Министрлар Кабинеты Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының 2019 елда II нче Бөтенроссия «Дуслык күпере» татар-башкорт эстрада фестивален үткәрү тәкъдимен кабул итте. «Дуслык күпер...
Татарстан Министрлар Кабинеты Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының 2019 елда II нче Бөтенроссия «Дуслык күпере» татар-башкорт эстрада фестивален үткәрү тәкъдимен кабул итте. «Дуслык күпере – 2» фестивален үткәрү идеясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап чыкты.
Беренче «Дуслык күпере» фестивале агымдагы елның апрель аенда Россиянең 11 шәһәрендә шулай ук Татарстан һәм Башкортостан республикалары җитәкчелеге ярдәмендә үтте.
«Дуслык күпере» – татар-башкорт мәдәни кырында яңа проект. Ул милли эстраданы үстерү, шулай ук милләтара һәм төбәкара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатын күздә тота.
Узган фестивальне мәдәни ел вакыйгасы дип бәяләргә мөмкин, шулай ук ул татар-башкорт мөнәсәбәтләрен камилләштерүгә дә зур өлеш кертте.
Киләсе елда исә «Дуслык күпере» фестивале, Россиянең 17 шәһәрендә үтеп, тагын да масштаблырак булыр, дип көтелә. Фестиваль 13 апрель тантаналы төстә Казан «Пирамида»сында ачылып, 29 апрель Уфа шәһәрендә төгәлләнә. Ә моңарчы ул Түбән Новгород, Саратов, Пенза, Оренбург, Самара Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Нижневартовск, Сургут һәм башка шәһәрләрне (җәмгесе 17) «йөреп чыгачак».
Фестивальне оештыручылар – Рәшит Ваһапов фонды (Казан) һәм «Глобэкс промоушен» компаниясе (Мәскәү). Проектның продюсерлары – Рифат Фәттахов һәм Айдар Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк