Татарстан Президенты "Дуслык күпере” фестивале идеясен хуплады
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының 2018 елда “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивален үт...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының 2018 елда “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивален үткәрү идеясен хуплаган. Татарстан хөкүмәте Ваһапов фондына әлеге фестивальне үткәрүдә ярдәм итүне күздә тоткан махсус карар да кабул итте, дип хәбәр итә Фондның матбугат хезмәте.
“Дуслык күпере” фестивале - татар-башкорт сәхнәсендә яңа проект. Ул милли эстраданы үстерү, шулай ук төбәкара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуны максат итеп куя. Фестивальне оештыручылар - Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды, Мәскәүнең «Globex Promotion» продюсерлык үзәге һәм Уфаның “Туган Тел” телеканалы.
Проектның сопродюсеры, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов белдергәнчә, фестиваль тантаналы төстә 7 апрельдә Мәскәү шәһәрендә Дәүләт Кремль Сараенда ачылачак. Әлеге зур концертта татар-башкорт эстрадасы артистлары катнашуы көтелә - Айдар Галимов, Элвин Грей, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов һәм башкалар.
Проектның сопродюсеры, «Globex Promotion» компаниясе директоры Айдар Шәйдуллин “Дуслык күпере”енең үзенчәлекләрен: “Ике тугандаш халыкның иң якты йолдызлары, уникаль сәхнә һәм ут бизәлеше, эстрадабызның суперхитлары һәм академик вокалның иң матур үрнәкләре, ретро-җырларның яңача яңгырашы һәм халык көйләренең классик башкарылуы, өметле яшьләр һәм милли легендаларыбыз”, - дип билгеләп үтте
Мәскәүдән соң фестиваль концертлары татар һәм башкортлар күпләп яшәгән төбәкләрдә - Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән шәһәрләрендә, ә фестивальнең йомгаклау гала-концерты 18 апрель Казанның “Пирамида” сәхнәсендә үтәчәк.
Оештыручылар фикеренчә, “Дуслык күпере” фестивале мәдәниятебездә ел вакыйгасы дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк