Татарстан Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итүгә 10 миллион сум сарыф итәчәк
Республика һәм шәһәр көнен салют, концерт һәм тантаналы кабул итү белән билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168543/ (Казан, 26 июль, «Татар-информ», Григ...
Республика һәм шәһәр көнен салют, концерт һәм тантаналы кабул итү белән билгеләп үтәчәкләр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168543/
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстан Хөкүмәте Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итүгә 10 миллион сум сарыф итәчәк. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары реестрында урнаштырылган.
Игълан ителгән тендер шартлары нигезендә, бәйрәм чаралары «Казан» Халыкара ат-спорт комплексында, Иске Татар бистәсендә һәм Казан ратушасында узачак. Бәйрәм чаралары планына концерт программасы, салют, ратушада тантаналы кабул итү һ.б. керә.
Подрядчылар бәйрәмне әзерләү, аппаратура белән тәэмин итү һ.б. эшләрне башкарырга тиеш.
Фото: "Салават купере" журналы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк