Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Милли музеенда Фатих Кәримгә багышланган күргәзмә ачыла

19 февраль 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь Фатих Кәримнең иҗатына һәм тормышына багышланган «Шагыйрь дә, солдат та» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Чара шагыйрьне искә алу көненә багышланган. Күренекле татар шагыйре 1945 елның 19 февралендә һәлак була.

Күргәзмәдә:
• шагыйрьнең пуля тишкән шинеле һәм аяк киеме, алар 1945 нче елның февралендә һәлак булганнан соң, хезмәттәшләре тарафыннан Казанга посылка белән җибәрелгән булган
• шигырьләр һәм язмалар тулы 17 дәфтәр
• Фатих Кәримнең портреты
• Беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары
• шагыйрьнең 1943 нче елгы шигырьләре язылган соңгы дәфтәре

Фото – Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021