Татарстан спортчысы Нияз Билалов Германиядә “бронза” яулады
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Татарстан һәм Россия җыелма командасы спортчысы, Чаллы егете Нияз Билалов дзюдо буенча Германиядә узган турнирда өченче урынны яулады. Бу турыда Татарстан Дзюдо...
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Татарстан һәм Россия җыелма командасы спортчысы, Чаллы егете Нияз Билалов дзюдо буенча Германиядә узган турнирда өченче урынны яулады. Бу турыда Татарстан Дзюдо федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дюссельдорф шәһәрендә “Зур шлем” ярышларында дөньядагы 65 илдән килгән 500 спортчы катнашты. Ярышны карарга 14 мең кеше килгән иде.
Билалов 100 кг кадәр авырлыкта чыгыш ясады. Беренче урынны Грузия спортчысы Варлам Липартелиани, икенче урынны Ирландиядән Бенджамин Флетчер алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк