Татарстан Төрки кино фестивалендә тугыз ел элек төшерелгән “Бибинур” фильмын тәкъдим итә

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Халыкара төрки кино фестивалендә моннан тугыз ел элек төшерелгән “Бибинур” фильмын тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” матбугат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә«Татаркино» оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте. “Без “Байгал” яисә “Мулла” дип уйлаган идек, ләкин әле алар өлгермәде, шуңа без искерәк фильмны алдык”, - дип аңлатты ул.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, кинофорум өчен республиканың иң яхшы фильмнары сайланган.

Мәгълүмат өчен. “Мулла” фильмының сценарий авторы - Мансур Гыйләҗев, режиссеры – Юрий Фетинг, продюсеры – Светлана Бохараева, композиторы – Радик Сәлимов. Төп рольне Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова башкарды. Ул әлеге фильмы өчен 2010 елда Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гран-приына лаек булган иде. Фирдәвес Әхтәмова 2012 елның 22 февралендә Казанда вафат булды.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
530
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
282
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
550
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
950
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
932
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
917
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы