Татарстан яшьләрен “Бер телдә” дигән конкурста катнашырга чакыралар
(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). "Яшьләр институты” Автоном коммерцияле булмаган оешма Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бүлеп биргән грантыннан файдаланып, яшьләр арасында “Бер те...
(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). "Яшьләр институты” Автоном коммерцияле булмаган оешма Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бүлеп биргән грантыннан файдаланып, яшьләр арасында “Бер телдә” дигән иҗади конкурс (видео-, фото- һәм графика) үткәрә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның максаты – яшьләр көндәлек тормышта очраша торган конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын дини һәм милләтара низагларга җәлеп итү, диелгән әлеге хәбәрдә.
Конкурс биш номинациядә үткәрелә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үз эшләрен 15 мартка кадәр youth.inst.rt@gmail.com электрон почтасына җибәрә ала. Тулырак мәгълүматны http//vk.com/youth_inst сылтамасы буенча кереп белергә мөмкин.
15-30 март көннәрендә конкурсның жюри әгъзалары иң яхшы эшләрне сайлап алачак. Ә иң яхшы эш авторлары апрель аенда бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк