Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда 108 ана беренче бала өчен пособие алачак

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстанда 108 анага беренче баласы тугач билгеләнә торган айлык акчалата пособие бирелгән. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау минист...

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстанда 108 анага беренче баласы тугач билгеләнә торган айлык акчалата пособие бирелгән. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Татарстанда аналар өчен пособиенең күләме 8490 сум тәшкил итә. 2017 елның икенче кварталында республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләме әнә шундый. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка бала алган хатын-кызлар айлык пособие алу хокукына ия. Биредә ана һәм баланың Россия Федерациясе гражданы булуы һәм ил территориясендә даими яшәве мәҗбүри шарт санала.

Гаиләнең җан башына алган кереме Татарстанда 2017 елның икенче кварталында билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан артып китмәскә тиеш (9142 сум х 1,5 = 13 мең 713 сум).

Мисал өчен, өч кешедән торган гаилә, айлык керемнәре 41 мең 139 сумнан артмаган очракта, пособиегә өметләнә ала. 
 

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк