Татарстанда 2018 елның җәе кызу һәм коры булачак - галим
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов җәйгә фаразлар ясады. "2018 елның җәе кабат коры һәм эссе булачак...
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов җәйгә фаразлар ясады.
"2018 елның җәе кабат коры һәм эссе булачак. Дөрес, 2010 елгы кадәр ук булмас. Анысы бигрәк тә аномаль эсселек булды бит. Табигатьнең тагын шундый зур сынауга энергиясе җитмәс”, – диде Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов “Татар-информ”га биргән эксклюзив әңгәмәсендә. Галим сүзләренчә, киләсе җәй 2016 елның җәен кабатларга мөмкин.
“Җәй буе дәвамлы эсселек күзәтеләчәк. Апрельдә башланган кызулар май, июнь, июль айларында да дәвам итәчәк. Ә кызулыкның иң югары ноктасы - август-сентябрь айларына туры килә. Быел җәен максималь һава температурасы 34-35 градуска җитәр, дип фаразлана. 2016 ел кызу һәм коры булды, дип уйласак та, анда һава температурасы 31-32 градустан артмады әле. Ә 2010 елда 40 градуска җиткән иде”, – диде Шайтанов.
Ул шулай ук 2010 елның аномаль җәен дә алдан белүе хакында искәртте.
“2009 елда – тарихка иң кызу җәй буларак кереп калган 2010 ел җәенең коры һәм бик кызу булачагын алдан әйттек. Хәтта аның бер генә ел түгел, берничә ел шулай булачагын да белдек. Дөрес, ул ничә елга сузылачак – менә монысын әйтә алмыйбыз. Быел бетәрме ул, киләсе елгамы? Күпләр 2017 елда коры җәйләр бетте дип уйлады. Узган ел чагыштырмача дымлы ел булды”, – ди фәнни хезмәткәр.
Быелгы җәйдә яңгырларга да өмет зурдан түгел.
“Яңгырлар булмас диярлек. Апрель белән калган ике ай арасында бәйләнеш нык көчле. Әгәр апрельдә яңгыр яумый икән, май һәм июнь айлары да шундый киләчәк. Табигать закончалыкларына бәйле рәвештә, аномаль кызу җәйдә - давылы да, бозы да, каты яшене дә була. Бу ел да искәрмә түгел. Экстремаль температура югарырак булган саен, башка аномаль күренешләре дә көчлерәк булачак”, – диде Олег Шайтанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк