Татарстанда 2019 елда иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә 3,2 миллиард сум юнәлдереләчәк
Узган ел республикада 58 объект төзекләндерелгән иде, бу эшләргә 2,6 миллиард сум тотылды. 2019 елда Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә 3,2 миллиард сум бүлеп бирергә планлаштырыла. Бу...
Узган ел республикада 58 объект төзекләндерелгән иде, бу эшләргә 2,6 миллиард сум тотылды.
2019 елда Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә 3,2 миллиард сум бүлеп бирергә планлаштырыла. Бу акчаларның 2 миллиард сумы республика бюджетыннан, ә 1,27 миллиард сумы федераль бюджеттан юнәлдереләчәк.
Үткән ел республиканың бөтен районнарында да төзекләндерү эшләре башкарылды, барлыгы 58 объект төзекләндерелде. 2018 елда Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасын финанслауның гомуми суммасы 2,65 миллиард сумнан артты.
2015-2017 елларда республикада 270 объект төзекләндерелде, шул исәптән 233 парк һәм сквер, 27 яр буе һәм су буе зоналары, 5 мәйдан, 3 бульвар һәм 2 урам. Әлеге эшләргә барлыгы 5,95 миллиард сум акча тотылган.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк