Татарстанда 32 меңнән артык кеше «Мобиль сайлаучы» механизмын файдаланган
Бүген Бердәм сайлау көнендә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда “Мобиль сайлаучы” механизмыннан барлыгы 32 меңнән артык кеше файдаланган. Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәт...
Бүген Бердәм сайлау көнендә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда “Мобиль сайлаучы” механизмыннан барлыгы 32 меңнән артык кеше файдаланган. Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
“Сайлаучылар аларга кайда сайлау җиңел икәнен үзләре хәл итә. Мондый механизм төбәк сайлауларында беренче тапкыр кулланыла”, - диде сайлау комиссиясе рәисе.
Билгеле булганча, “Мобиль сайлаучы” системасыннан файдалану өчен гаризаларны 4 сентябрьгә кадәр сайлау комиссиясенә хәбәр итү кирәк иде. Гаризалар кабул итү 24 июльдә үк башланды. Аларны күпфункцияле үзәкләргә, Татарстандагы 56 территориаль сайлау комиссиясенә яисә дәүләт порталы аша юлларга мөмкин булды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, сайлау комиссиясенә 17 мең 761 гариза тапшырылган. Дәүләт порталы аша 7 мең кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Калганнары күпфункцияле үзәкләр аша гаризаларын җиткергән.
- Бүген Татарстанда Дәүләт Советына һәм Җирле үзидарә советларына депутатлар сайлана. Республиканың иң югары закон чыгару органына 100 депутат, ә Җирле үзидарә органнарына 198 депутат сайланачак.
- Сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшли.
Бу хакта тулырак:tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк