Татарстанда бүген-иртәгә буран һәм көчле җил фаразлана

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылачагы турында кисәтә.

Бүген кичке 6дан иртәгә, 9 гыйнвар, кичке 6га кадәр республикада буран һәм төньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт иткәндә бик сак булырга, ерак араларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Һава шартлары бозылганда, җәяүлеләргә урамда булганда, реклама такталарыннан, агачлардан һәм электр линияләреннән ераграк торырга киңәш ителә. Түбәләре, кәрнизләре, витриналары начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска, имгәнүләрдән саклану өчен йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала. 

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
675
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
206
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
480
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
875
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
860
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
842
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы