Татарстанда балаларга өстәмә белем бирү үзәкләрен модернизацияләүгә 250 млн тотыла
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан ике ел эчендә балаларга өстәмә белем бирү үзәкләре инфраструктурасын модернизацияләүгә 250 млн сумнан артык акча юнәлдергән. Әлеге мәгъл...
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан ике ел эчендә балаларга өстәмә белем бирү үзәкләре инфраструктурасын модернизацияләүгә 250 млн сумнан артык акча юнәлдергән. Әлеге мәгълүматларны бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима китерде.
Спикер “Татарстан балалары өчен өстәмә белем бирү мөмкинлеге” өстенлекле милли проектны тормышка ашыру турында сөйләде. Республикада балаларга өстәмә белем бирүче 509, шул исәптән 434 дәүләт оешмасын да кертеп, лицензияле оешма бар. Республика балалар технопаркы челтәре проектын гамәлгә кертүдә пилот төбәкләр исемлегенә керде. Республикада өч “Кванториум” - Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада уңышлы эшләп килә.
Россиядә балалар технопаркын булдыру Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативасы булып тора. Путин балалар технопаркын җәелдерүгә бизнес, университетлар һәм тикшеренү институтлары кушылырга тиеш дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк