Татарстанда БДИның төп этабы башлана
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы башланды, ул 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары география, информа...
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы башланды, ул 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән имтихан тапшыра.
Татарстанда БДИның төп этабында имтиханны 16 меңгә якын кеше (узган ел алар 14,5 меңнән артык иде) бирәчәк. БДИ 14 фән буенча үткәрелә.
Республикада 84 имтихан үткәрү пункты эшләячәк, аларда 1406 аудитория исәпләнә. Аларның һәркайсында видеокамералар урнаштырылган.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат алу өчен рус теленнән – 24, математикадан 27 балл җыярга кирәк.
БДИның көзге этабы 4-15 сентябрь көннәрендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк