Татарстанда беренче баласын тапкан 500ләп әни кешегә пособие билгеләнгән
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Республикада беренче баласын тапкан 490 әни кешегә пособие билгеләнгән. Бу хакта Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбуга...
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Республикада беренче баласын тапкан 490 әни кешегә пособие билгеләнгән. Бу хакта Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Айлык түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан яки уллыкка алган хатын-кызлар хокуклы. Быел әлеге әниләргә айлык түләү күләме 8490 сумны тәшкил итә.
Татарстанда яшәүче беренче баласын тапкан әниләр түләүләр буенча республика районнарының социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала.
Закон тарафыннан айлык түләүне билгеләү өчен, бала туганнан соң ярты ел дәвамында мөрәҗәгать итү мөмкинлеге каралган. Бала тууга килсәң, акча бала туганнан башлап биреләчәк. Ярты ел узганнан соң мөрәҗәгать иткәндә, ул шушы вакыттан гына түләнәчәк.
Пособие түләү бер елга билгеләнә. Аны озайту өчен, яңадан социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк