Татарстанда бу елдан бушлай журналист белеме алып булмаячак – Илшат Әминов
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда бу елдан башлап бушлай журналист белеме алып булмаячак. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов татар журналистларының бю...
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда бу елдан башлап бушлай журналист белеме алып булмаячак. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов татар журналистларының бюджетта бушлай укый алмавын зур проблема дип бәяли. Бу хакта ул бүген журналистларга ТНВ базасында узган матбугат очрашуында әйтте. Конференция ТНВның булачак абитуриентларга юнәлдерелгән максатчан грант оту конкурсына багышланган иде.
“Милли журналистларның бушлай белем ала алмавын мин трагедия ук булмаса да, зур проблема итеп кабул итәм. Бу - бик авыр фраза һәм мин аны әйтергә мәҗбүрмен. Бу - бик зур проблема. Әмма аны ниндидер юллар аша чишәргә була. Федераль үзәктән килә торган планнарны без боза алмыйбыз. Бюджет урыннары булмау – бу җирле хезмәткәрләр уйлап чыгарган уйдырма түгел, билгеле. Шуңа күрә журналистларны, “телевизионщиклар”ны максатчан укыту юлы белән әзерләргә кирәк”, – диде Әминов.
Телекомпания директоры татар журналистларын башка һөнәр ияләре алыштыра алмый дигән фикердә.
“Татар телевидениясе журналистикасының профессиональ нигезе булырга тиеш. Билгеле, белгечләрне башка өлкәдән математик, физикларны җәлеп итеп була диярсез. Алар да килә ала. Әмма журналистиканың умыртка баганасы – профессиональ белгечләр. Булачак журналистларны әзерләү өчен конкрет практика кирәк. Минем фикеремчә, укытуда 80 процент практика, 20 процент теория бирелергә тиеш. Бүген массакүләм коммуникацияләр журналистларын шулай әзерләргә кирәк”, – диде Илшат Әминов.
Исегезгә төшерәбез, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе татар журналистларын табу һәм үстерү ниятеннән #ӘЙДӘТНВГА# исеме астында махсус конкурс игълан итте. ТНВның махсус проектында катнашып, КФУда бушлай белем алырга, тв-журналист булырга мөмкин. “Яңа Гасыр” каналының максатчан грантына татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары гариза тапшыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк