Татарстанда өч хастаханәнең баш табиблары алышына
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Валерия Белова). Бүген Татарстанның иң зур медицина учреждениеләренә: Республика балалар клиник хастаханәсе (ДРКБ), Республика клиник хастаханәсе (РКБ) һәм 21нче шәһ...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Валерия Белова). Бүген Татарстанның иң зур медицина учреждениеләренә: Республика балалар клиник хастаханәсе (ДРКБ), Республика клиник хастаханәсе (РКБ) һәм 21нче шәһәр поликлиникасына яңа баш табиблар билгеләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына сәламәтлек саклау өлкәсендәге үз чыганагы хәбәр итте.
Моңа кадәр Республика балалар клиник хастаханәсен җитәкләгән Рафаэль Шәвәлиев Республика клиник хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнәчәк. Ә Республика балалар клиник хастаханәсен Айрат Зыятдинов җитәкләячәк.
Моңа кадәр Айрат Зыятдинов 21нче шәһәр поликлиникасын җитәкләгән иде. Рөстәм Гайфуллин әлеге поликлиниканың баш табибы итеп билгеләнәчәк. Ул 2010 елдан Республика клиник хастаханәсенә җитәкчелек итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк