Татарстанда өченче тапкыр “Парк һәм скверларда Җиңү көе” исемле Республика акциясе үтәчәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
“Парк һәм скверларда Җиңү көе” исемле Республика акциясе 6 майга билгеләнгән. Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, “Яшь гвардия” Россия и...
“Парк һәм скверларда Җиңү көе” исемле Республика акциясе 6 майга билгеләнгән. Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, “Яшь гвардия” Россия иҗтимагый оешмасы, Казанның парк һәм скверлар дирекциясе тарафыннан үткәрелә. Быел ул өченче тапкыр оештырыла.
Җиңү паркында тынлы оркестр чыгышлары көндезге сәгать 12.00 дә башланып китәчәк. Инструментларда уйнаучылар республиканың төрле почмакларыннан килер дип көтелә: Казан, Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Азнакай һәм Сарманнан.
Музыкаль марафонда катнашырга теләк белдергән Казан шәһәре төркемнәре арасында Казан консерваториясе каршындагы Махсус урта белем музыка мәктәбе һәм Казан музыка көллиятенең тынлы оркестрлары, “Фантазия” джаз-оркестры һәм Болактагы Яшьләр театрының Камера оркестры бар.
Чарада төп игътибар Бөек Ватан сугышы елларында кешеләргә яшәргә һәм өмет утын сүндермәскә ярдәм иткән сугыш еллары көйләре, фронт җырларына биреләчәк. Концерт программасына шулай ук эстрада һәм джаз композицияләре, оркестр классикасы кертелгән.
Музыкаль программадан тыш, оештыручылар “Яшь гвардия” һәм “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый оешмалары катнашында акцияләр үткәрергә планлаштыра. Фестиваль кунакларына “Правда” газетасының 1945 елның 9 нчы маенда дөнья күргән саны таратылачак. Паркка килүчеләр махсус стендта ветераннар һәм ватандашларына теләкләр рәвешендә автографларын калдыра алачак. Фотога төшергә теләүчеләр өчен махсус фотозона да оештырыла. Тынлы оркестр тавышларына биер өчен дә шартлар булачак.
“Фестивальнең төп идеясе - яшьләргә илебез тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар турында бәян итү, һәлак булганнарны искә алу, бүгенге көндә янәшәбездә яшәүче сугыш ветераннарына ихтирам күрсәтү. Әлеге проект республикадагы тынлы сәнгатьне популярлаштыруда да зур роль уйный”, -диде проектның авторы Мария Ватагина, ул үзе дә Казан консерваториясен тәмамлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк